«Ял көне эшләргә мәҗбүр булганнарга эш бирүче икеләтә хезмәт хакы түләргә тиеш» ди белгеч
Ноябрьдә Россиядә яшәүчеләрнең мини-каникуллары булачак. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Барлык бәйрәм көннәре кебек үк, ул эш көне булмаган түләүле ял көне санала. Бу хакта «Россия газета» РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
Календарь буенча 4 ноябрь шимбәгә туры килә, һәм гомуми кагыйдәгә нигезләнеп, ул дүшәмбе 6 ноябрьгә күчерелә. Шул рәвешле, Россиядә яшәүчеләрне 4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр озынайтылган яллар көтә.
«Шулай ук искә төшерергә кирәк: дүшәмбе 6 ноябрьдә эшләргә мәҗбүр булганнарга эш бирүче икеләтә хезмәт хакы түләргә тиеш», - ди Сафонов.
Әмма икеләтә түләү тәртибе гадәти биш көнлек режимда эшләүчеләргә генә кагыла. Алмашу режимында һәм смена буенча эшләүчеләр хезмәт хакын гадәттәгечә алалар, дип ачыклык кертте ул.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/noyabrda-ostama-yal-konnare-ham-any-nicek-tulau-turynda-iskarttelar-5878026
фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Сезгә түлиләрме соң?
0
0