Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Иделем акчарлагы» бәйгесе призерлары арасында райондашларыбыз да бар

Бүген, 3 декабрьдә, Татар китабы йортында «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Быел бәйгедә барлыгы 68 кеше катнашкан, аларның 25е жюри тарафыннан югары дип бәяләнгән, Балтач районыннан Гөлзилә Фәхретдинова шигырьләре Гран-прига лаеклы дип табылган.

Узган ел белән чагыштырганда, быел «Проза» номинациясендәге әсәрләр көчлерәк булган. Бәйгенең жюри әгъзасы, язучы, шагыйрь, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов яшьләр беренче әсәрләреннән үк зуррак жанрларга тотынуларын әйтте.

«Әдәбиятка шактый әзерлекле прозаиклар килә. Алар беренче әсәрләреннән үк зуррак жанрларга тотыналар: повесть, бәян язалар. Әсәрләрендә җитди проблемаларны күтәрәләр. Әйтик, социаль, гаиләдәге, өлкәннәр һәм яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр еш чагыла. Иң сокландырганы – яшьләр үз тормышлары турында яза. Быелгы эшләрне укыганда, язучы буларак, үземә бик күп материал алдым. Аларда мәхәббәт темасы да бар. Берара ул юкка чыгып торган иде. Тема булгач, димәк, хис тә бар дигән сүз. Яшьләр безнең чордагы мәхәббәт традициясен дәвам итә», – диде ул.

«Проза» номинациясенә килгән эшләргә бәя биргән икенче жюри әгъзасы – Татарстан китап нәшрияты медиа-продюсеры Гөлүсә Закирова киләчәктә Татар китап нәшрияты яшь язучыларны җәлеп итү юнәлешендә актив эш алып барачагын һәм яңа проектлар барлыкка киләчәген әйтте.

«Шигърият» номинациясенә килгән эшләрне Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех һәм шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөхәррире Рифат Сәлах укыган. Алар конкурста берничә ел рәттән катнашучыларның иҗатында үсеш сизелгәнен белдерде. Рифат Сәлах Арча районыннан Адилә Әхмәтҗанованы мисал итеп китерде.

«Ул узган ел икенче урынны алган иде, быел менә беренче урынга лаек булды. Аның иҗатында үсеш сизелә. Гомумән бу конкурска килгән һәр катнашучы безнең белән үсеп китә дип саныйм. Кайберләрен инде без каләмдәшләребез итеп күрәбез. Иҗатлары белән танышкач, «Мин болай яза алмас идем», - дип сокланган чакларым булды. Андыйлар беренче, икенче урынга лаек дип табылдылар», - диде Рифат Сәлах.

Ул шулай ук конкурста 14-17 яшьлекләр өчен аерым категория барлыкка килүен әйтте.

«Быел конкурста 14-17 яшьтәгеләр дә аерым категориядә катнашты. Мин моны бик хуплыйм, чөнки без шул рәвешле әдәбиятка мәктәп укучыларын да тартабыз. Һәм ул бик кызык нәтиҗәләргә китерә. Тагын шунысын әйтергә кирәк, быел егетләрдән милләт темасына язылган шигырьләр килде. Аларның төпле фикерле, кыю булуына сөендек», - диде Рифат Сәлах.

Быел шулай ук «Драматургия» номинациясендә катнашучылар саны арткан. Әсәрләрне жюри әгъзалары – әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог Әлфәт Закирҗанов һәм «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин укыган. Бүген бүләкләү тантанасында Рөстәм Галиуллин җиңүчеләргә теләкләрен әйтте.

«Бу конкурста катнашучылар безнең әдәбиятыбызның киләчәге генә түгел, алар – бүгенгебез. Мине быел «Драматургия» номинациясенә керткәннәр. Минемчә, драматургия ул иң күп көч сорый торган жанр. Чөнки автор тормышны белергә, геройларны сөйләштерергә тиеш. Драматурглар иң җаваплы, талантлы кешеләр дип саныйм. Шушы конкурста җиңүчеләрнең спектакльләре зур театрларда гөрләп барыр дип ышанам», - диде ул.

 «Иделем акчарлагы» бәйгесенең «Поэзия» номинациясендә 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге авторлар арасында райондашларыбыз - Сабадан Айзат Вахитов, "Проза" номинациясендә Тимершыктан Айлия Хаҗиева 3нче урынга лаек булдылар.

  • «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан уздырыла.
  • Чараның төп максаты: татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау, аларны берләштерү һәм иҗатларын активлаштыру.
  • Бәйгегә килгән эшләргә шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглардан торган мәртәбәле жюри бәя бирә, җиңүчеләрне билгели. Иҗади мәктәптә язучы-шагыйрьләр белән очрашулар уза; жюри әгъзалары тарафыннан мастер-класслар, катнашучыларның әсәрләрен анализлау оештырыла.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/idelem-akcarlagy-baigesenen-gran-priena-baltactan-golzila-faxretdinova-laek-buldy-5879939

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев