Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ифтарга Феофан килде: "Уртак дошманыбыз бар — шайтан"

Казанның "Туган авылым" комплексында ачылган Рамазан чатырында ифтар мәҗлесе узды. Авыз ачуда мөселманнардан тыш митрополит, раввин һәм коммунист катнашты.

Казанның "Туган авылым" туклану комплексында ифтар үткәрү, Рамазан чатырын ачып җибәрү – Русия мөселман эшмәкәрләре берләшмәсе традициясенә әверелде. Ел саен ислам бизнесы вәкилләре Рамазан аеның тәүге авыз ачу мәҗлесен нәкъ биредә әзерли. Берләшмә президенты Айдар Шаһимәрдәнов әйткәнчә, алар беренче көнне ир-атлар, икенче көнне хатын-кызларга табын җәя, ә инде изге ай ахырына якынлашканда 40 мең кеше сыйдырышлы "Казан Арена" стадионында республикакүләм ифтар уза. 15 мең кешегә исәпләнгән бу чара 25 майга билгеләнгән. Анда Татарстан президенты да катнашыр дип көтелә.

Рамазанның беренче ифтарына Рөстәм Миңнеханов килмәде, ә менә республиканың икътисад министры Фәрит Абдулганиев белән яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов күренделәр. Кунаклар арасында мөселманнардан тыш православ һәм яһүд дине вәкилләре – Татарстан митрополиты Феофан һәм Казандагы баш раввин Ицхак Горелик бар иде.

Рамазан чатырына шулай ук бер коммунист та килгән иде – Татарстан дәүләт шурасында КПРФ фракциясе депутаты Александр Комисаров, ул хәзер атеист түгеллеген җиткерде.

Ифтарга коммунистны чакыру бездә генә бар

"Безне атеист, дингә каршы торучы дию дөрес түгел. Безнең фиркадә төрле дин вәкилләре бар. Мин үзем чукынган, балаларымны да чукындырдым. Татарстанда төрле дин вәкилләре дус-тату яши. Ифтарга КПРФ әгъзасын чакыру – бу беркайда да юк, ә бездә бар һәм бу минем өчен бик күңелле", диде коммунист.

Комисаровның Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән җылы итеп исәнләшүен күргәч моңа ышана да башлыйсың. Камил хәзрәт авыз ачу мәҗлесенә таякка таянып килгән иде, аяклары бераз сызлый икән. Якшәмбедә ул 42 чакрымлы марафон узган.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин
Ураза ашказанында түгел, йөрәктә булырга тиеш

"Марафоннан соң ике килограмм китте. Кичә йөгердем, бүген ураза тотабыз. Беренче чиратта ният кылырга кирәк – ураза ашказанында түгел, йөрәктә булырга тиеш. Чөнки ураза өч төрле була ала: беренчесе гади генә ураза – бу өч әйбердән баш тарту: ашау, эчү һәм җенси мөнәсәбәттән. Икенче дәрәҗә – хәрамнан да ваз кичү, ә иң югары дәрәҗә – Алладан башка әйбердән ваз кичү, ягъни Аллаһ турында гына уйлау, фикерләү, Аллаһ ризалыгы өчен гамәл кылу", диде Камил хәзрәт.

Кояш баю белән мөселманнар авыз ачты, теләкләр теләде, чөнки нәкъ шушы вакыттан алар тормышка аша дигән хәдисләр бар. Бер айга сузылган мондый форсаттан файдаланып калырга кирәк. Ахшам намазы "Туган авылым" мәчетендә үтте, имам булып мөфти хәзрәтләре үзе алгы сафка басып укытты. Гыйбадәт кылганнан соң кунаклар чатырга таба юл тотты.

Татарстан митрополиты Феофан
Татарстан митрополиты Феофан

Беренче булып сүзне мөфтигә бирсәләр дә, ул "владыка бик ашыга" дип микрофонны аңа тапшырды. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан православларга хас рәвештә үгет-нәсихәт кылды. Башта бездә 40 көнлек ураза үтте, хәзер сездә ураза башланды дип "безгә, имам әһелләренә бергә булырга кирәк" дигән нәтиҗә ясады.

Безнең уртак дошманыбыз бар – шайтан

"Безнең уртак дошманыбыз бар – шайтан һәм ул иманлы кешеләргә каршы чыга. Аның галәмәтләре күп, Көнбатышта бер җенесле кешеләр арасындагы никахлар кебек мисаллар, чынлыкта бу кабахәтлек, һәм тагын күп нәрсәләр. Шуңа да берләшергә кирәк", диде Феофан.

Казан раввины Ицхак Горелик
Казан раввины Ицхак Горелик

Феофан шактый озак сөйләде, шул вакытка түрдә куелган табынга яһүдләрнең Казандагы баш рухание Ицхак Горелик та килде һәм табын артына утырып җиләк-җимеш чүпли башлады. Горелик бердәмлек турында сөйләмәсә дә, җаннарыбызны тәрбияләргә чакырды, шөкерана кылырга кирәклеген ассызыклады.

Барлык чыгышлар, шул исәптән Камил Сәмигуллинныкы да урыс телендә булды. Чатыр эчендә бер мөнәҗәт һәм бер татарча җыр яңгырамаган булса, үзеңне Казанда түгел, Рязаньда утырган сыман хис итәргә мөмкин. Ифтарны озакка сузмадылар, аңлашыла да, халыкка мәчеткә ашыгырга кирәк. Төнлә ястүдән соң укыла торган тәрәвих намазына өлгерү кирәк. Рамазан аеның һәр көне исәптә һәм ураза тотучылар моннан файдаланып калырга ашыга.

* * *

6 май "Казан нуры" мәчетендә дә беренче ифтар мәҗлесе үтте. Мәчет янындагы чатырда узган авыз ачуда ураза тотучыларга токмачлы аш, пылау, салат, төрле тәм-томнар тәкъдим ителде. Казанның элекке башлыгы Камил Исхаков гаиләсе оештырган ифтар мәҗлесендә 600ләп ир-ат, 100ләп хатын-кыз катнашты.

Фото: https://www.azatliq.org

Азатлык Радиосы © 2011 RFE/RL, Inc. | Азатлык Радиосы рөхсәте белән күчереп бастырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев