Татар халкының бөек артисты Илһам Шакировка бүген 83 яшь тулды.
Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам ага Шакиров котлаулар кабул итә. “Котларга иң якын дуслары килде, - диде Илһам Шакировның гаилә дусты, ярдәмчесе Илһам Хаҗиев. - Разил абый Вәлиевнең 15 февральдә килеп котлавы традиция инде. Быел Рифат Фәттахов та килде, дусларыбыз Фоат абыйлар, Рәшит абыйлар килде. Илсур Метшин шалтыратып котлады – ул беркайчан да котламыйча калмый”.
Татар халкының бөек артисты Илһам Шакировка бүген 83 яшь тулды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчының туган көненә традицион концерт үткәрелә. Бүген концертны “Татар-информ” аша да карап булачак.
Фото: Илһам Хаҗиев фотосы
Нет комментариев