Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирлек башлыклары барысы да шундый булса, яшәргә була!

Хәзер кешеләр элеккеге түгел, сине санлап, ипле сөйләшәләр икән - аптырап каласың. Күп җирдә дорфалык белән очрашасың, бер-береңә ярдәм итү бетеп бара. Мин үзем юлда күп йөрим. Машинам ватылып калган чаклар да булгалый. Шунысы кызганыч, ярдәм итәм дип торучылар бик аз очрый, күпвакыт туктамый да узып китәләр.

 

  Бервакыт  Шәмәрдәнгә баргач, машинамның утын сүндермичә калдырганмын. Чыктым, кабынмый гына бит. Тартып кабызасы. Трос тагып, машиналар туктатып карыйм. Берсеннән берсе яхшы машиналар выжылдап кына узып китәләр. Килеп чыксын иде берәр гадиерәк машина дип көтәм, юк. Шунда яныма бер танышым килеп басты. Әнә тагы яхшы машина килә, кул күтәреп тә азапланма, барыбер туктамый ди, безгә таба якынаючы техникага ишарәләп. Шулай да  кул күтәрдем, ни галәмәт, машина килеп туктады. Мин зарымны әйткәч, шофер кеше булышырга ризалашты. Ул гына та түгел, кабынмаган машинамны “сервис”ка хәтле алып барышты. Барсак, анысы бикле булып чыкты. Шунда ул ачкычлар алып, үзенең аккумуляторын куеп, машинамны кабызып та бирде. Мин өнсез, телсез карап торам. Машинага утырып, кузгалып киткәнче карап калды. Йөзе бик таныш бу кешенең дим. Уйлый торгач, исемә төште. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы  Айдар Наил улы  Гәрәев иде бу. Аңа кайчандыр мөрәҗәгать иткәнем бар иде,ул чагында да ярдәм иткән  иде. Бу җитәкченең Шәмәрдәндә абруе зур дип беләм. Аның абыйсы Шәүкәт Наилович бездә укыткан иде. Минем балалар, гел мактап сөйлиләр иде аны. Күрәсең, гаиләләре белән шундый ярдәмчел, кешелекле инде болар. Бәладә калучыларга  ярдәм итү аларның канына сеңгән. Шуны уйлап торганда, Иштуганда булган хәл искә төште. Мәчеттән кайтып киләм, бер җирдә күл пәйда булган. Тагын торба тишелгән, су беткәндер инде дип уйладым да, авыл җирлегенә шалтыратып әйттем, биш минуттан ул  килеп тә җитте. Кулында көрәк, канау буенча төрткәләп, “чишмә башын” эзли. Шәмәрдәндәгеләргә хәбәр итте, алары да килеп җиттеләр. Дамир Мидехәт улы мастер егет белән төзексез җирне эзләп таптылар. Берәү булса, үзегез карагыз дип кайтып китәр иде. Суны җибәргәнче Дамир энем теге мастер белән көрәк тотып эшләделәр. Авыл җирлеге башлыклары  барысы да шушындый булса, яшәргә була дип сөенеп куйдым. Бу җитәкчеләргә Аллаһы Тәгаләм сәламәтлек бирсен, гел шулай кешелекле, гади  булып калсыннар.

Хәлил Мортазин.

Иштуган авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев