Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иртәгә Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары эшли башлаячак

Шәһәрлеләр бәйрәм агачларын гыйнвар ахырына кадәр тапшыра алачак.

Иртәгә Казанда яңа ел чыршыларын кабул итүнең ике пункты ачылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

"10 гыйнварда Казанда  чыршыларны кабул итү пунктлары эшли башлаячак. Теләгән һәркем Яңа Ел бәйрәмнәренең символын алып килергә һәм аны махсус контейнерга куярга мөмкин", — диелә хәбәрдә.

Яңа ел агачлары өчен контейнерлар Гадел Кутуй урамы, 160 йорт адресы буенча урнашкан "Идел буе экология компаниясе" офисы янында, шулай ук Җиңү Проспекты, 141 йорт адресы буенча сәүдә үзәге янында урнаштырылачак. Кабул итү пунктлары 31 гыйнварга кадәр тәүлек буе эшләячәк.

Бәйрәм агачларын кәҗәләргә ашатырга җыеналар, шуңа күрә чыршыларны яңа ел уенчыкларыннан башка тапшырырга кирәк. Узган ел Югары Ослан районының Шеланга авылындагы фермер хуҗалыгына 1,3 тоннага якын яңа ел чыршысы юл тотты. 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев