Юл һәлакәтләренең күпчелеге исерек шоферлар аркасында килеп чыга. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәртип бозучыларны халык белергә тиеш дип саный. Киңәшмә барышында ул "Яңа Гасыр" һәм "Эфир"телеканаллары җитәкчелегенә исерек хәлдә автомобиль йөртүчеләрне киң җәмәгатьчелеккә фаш итү тәкъдимен җиткерде.
«Бүген хөкүмәт автомобиль йөртүдә тәртип бозучыларга карата җәза әзерли. Бу - 5 мең сум күләмендә штраф. Бай кешегә 5 мең нәрсә ул? Гомумән, шоферларның күбесе тәртипле һәм законга таянып эш итә. Ә уңышка ирешкән бизнесменнар, кайнарлыгы бөркелеп торган яшьләр юл йөрү кагыйдәсен боза да инде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мәсәлән, Бөекбританиядә юл кагыйдәсен бозган өчен 250 евро күләмендә штраф һәм өч айга автомобиль йөртү таныклыгыннан колак кагу яный. Австралиядә дә җәзалар катгый. Монда юл кагыйдәсен санга сукмаган шоферга 5 мең тирәсе штраф, шуңа өстәп, 5-6 елга юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителү каралган. Шундый катгый җәзалар кертмичә, юлдагы тәртипсезлекләрне бетерү мөмкин түгел".
Чулпан Шакирова
Нет комментариев