Каймактан десерт (рецепт)
Яңалыклар

Каймактан десерт (рецепт)

Казанда яшәүче Әлфия Газизовадан десерт рецептын тәкъдим итәбез.

Десерт өчен майлылыгы 20 процентлы кибет каймагы, 5 аш кашыгы шикәр комы яки ярты банка куертылган сөт, бер чеметем ванилин, 1 пачка желатин.

Ингредиентларның барысын бергә кушып болгатырга, желатинны пакетта язылганча әзерләп кушарга.

Десерт савытларына консервланган ананас кисәкләре салырга, өстенә каймак катнашмасын агызырга һәм 2-3 сәгатькә суыткычка куярга.

Тәмле булсын!

http://intertat.ru


Нет комментариев