Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Казанда 27нче гимназия түбәсенең бер өлеше җимерелгән

Гимназия бинасы республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты статусына ия. Мәгариф учреждениесендә 731 укучы белем ала.

 

Казанда 27нче гимназия түбәсенең бер өлеше җимерелгән

Фото: t.me/AISalikhov/1082

Төнлә Казанда Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирә торган 27нче гимназия түбәсенең бер өлеше җимерелеп төшкән. Зыян күрүчеләр юк, инженерлык коммуникацияләре дә зыян күрмәгән. Бу хакта Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, иртән урынга Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров җитәкчелегендәге оператив төркем килгән.

«Эшчеләр бригадасы объектка килде инде, якын арада ремонт эшләре башланачак», – дип язган Салихов үзенең Telegram-каналында.

Фото: t.me/AISalikhov/1082

Гимназия бинасы республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты статусына ия. Мәгариф учреждениесендә 731 укучы белем ала.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/cast-krysi-obrusilas-v-kazanskoi-gimnazii-27-5918772?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев