Казанда беренче тапкыр робот-роверлар ярдәмендә товарлар китерү сервисы эшли башлаячак
«Яндекс» компаниясе Казан Башкарма комитеты һәм Татарстан цифрлар министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашыра торган Проект үзенең эшен чикләнгән старт зонасыннан башлап җибәрәчәк.
Декабрь башында Казанда беренче тапкыр робот-роверлар ярдәмендә товарлар китерү сервисы эшли башлаячак. «Яндекс» компаниясе Казан Башкарма комитеты һәм Татарстан цифрлар министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашыра торган Проект үзенең эшен чикләнгән старт зонасыннан башлап җибәрәчәк.
Товарлар китерүнең беренче зонасы Вахитов районының Назарбаев, Миңнуллин, Сәлимҗанов, Айдинов һәм Тихомирнов урамнары белән чикләнгән территориясен үз эченә ала. Маршрутка алты робот-илтүче чыгачак.
Декабрь уртасында илтеп җиткерү зонасын киңәйтү планлаштырыла. Икенче старт зонасы Тихомирнов, Пушкин, Зур Кызыл, Толстой, Карл Маркс, Ершов, Чехов һәм Роща Фрунзе урамнары чикләрендә урнашачак.
Казанда киләчәктә роверлар эшләячәк шәһәрнең барлык районнарында барлыгы 30 локация билгеләнгән. Алар арасында - «Салават күпере» (шәһәрнең көнчыгыш өлеше), «Светлая долина» (көнбатыш өлеше) һәм «Соловьиная роща» (көньяк өлеше) кебек ерак районнар бар.
Юл чатларында хәрәкәт иткәндә роботлар җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен светофор сигналларын куллана, шул ук вакытта һәрвакыт җәяүлеләр һәм транспорт чараларына өстенлек бирә.
Хәзерге вакытта Иннополиста 15 Ровер-ташучы эшли инде. Киләчәктә аларның санын Казанда да, Иннополиста да арттыру планлаштырыла. Роверлар компакт зурлыкта, ләкин 20 кг га кадәр йөк ташырга мөмкинлек бирә торган 61-литрлы бүлеккә ия. 70 км йөреш запасы роботларның көн дәвамында өстәмә зарядкасыз эшләвен тәэмин итә. Роверларның хәрәкәт итү тизлеге кешенең тиз адымы белән чагыштырырлык, бу аларны тротуарлар буенча хәрәкәт итү өчен куркынычсыз итә. дип хәбәр итә «Реальное время»
.jpeg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев