Елның беренче өч аенда Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре тарафыннан азык-төлек комплексы, шулай ук базарлардан 6,2 тонна азык-төлек сатудан алынган һәм утильләштерелгән.
Әлеге товарның 3,8 тоннасын үсемлек, ә 2,4 тоннасын терлек продукциясе тәшкил итә. Бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 6 һәм 26 %ка күбрәк дигән сүз.
Әлеге берләшмә белгечләре тарафыннан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан шәһәр базарлары, ярминкә мәйданчыклары һәм эре сәүдә үзәкләрендә даими тикшерүләр уздырыла.
2015 елда, мәсәлән, 160 мең сумлык штраф түләттерү турында 162 карар чыгарылган.


Нет комментариев