Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Илһам Шакиров исемендәге татар зыялылары клубы эшли башлый

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында татар зыялылары Илһам Шакировны искә алды.

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләгән татар зыялыларының фикердәшләр клубы эшчәнлеген яңарта һәм әлеге оешма Илһам Шакиров исемен йөртәчәк. Клуб әгъзалары ай саен җыелышып төрле актуаль темаларга очрашып сөйләшергә җыена. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында татар зыялылары Илһам Шакировны искә алды. Очрашу “Җиһан һәм Илһам” шигаре астында Илһам Шакировның туган көне уңаеннан узды.

Илһам Шакиров рухы халыкка хезмәт итәргә тиеш дип саный клуб вәкилләре. Бүгенге очрашуда катнашкан татар зыялылары мәшһүр җырчыбыз рухына дога кылды, васыять итеп калдырган соңгы җыры — «Мәңгелеккә китеп барам» җырын тыңлады һәм төрле истәлекләре белән уртаклашты.

 

Фото: tatar-congress.org

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев