Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда ЮХИДИ инспекторлары бәбили башлаган хатынны бала тудыру йортына озатышкан

Казан урамыннан барганда, Кама Тамагы районыннан башкалага килгән авырлы хатынның тулгагы башлана.

Казанда ЮХИДИ инспекторлары машинасы зәңгәр утларын яндырып, авырлы хатынны бала тудыру йортына илтешкән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте "Татар-информ"га хәбәр итте.

"10 гыйнварда Кама Тамагы районында яшәүче ир-ат хатыны белән бергәләп Казанның Вахитов урамы буйлап бара. Кисәк кенә аның авырлы хатынының тулгагы башлана", - дип сөйләделәр министрлыкта.

Ир-ат машинасын юл кырыена туктата һәм ЮХИДИ инспекторларына мөрәҗәгать итә. Автоинспекторлар патруль машинасының зәңгәр утларын һәм тавыш сигналларын яндырып, ир белән хатынны Республика клиник хастаханәсенә бала тудыру йортына озата.

Оператив һәм көйле эш ярдәмендә, авырлы хатын вакытында бала тудыру йортына барып җитә һәм бәбили.

Фото: МВД по РТ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев