Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанга Росгвардиянең Җиңү көненә багышланган Бөтенроссия автоколоннасы килде

Петров паркы янәшәсендә, Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнар мемориалы янында митинг узды.

Казанга “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 73 ел тулуга багышланган “Истәлек вахтасы. Бөек Җиңү уллары”  дип исемләнгән Росгвардия автойөреше килде.

Автойөреш Росгвардиянең Мәскәүдә башланган II Бөтенроссия патриотик акциясе этапларының берсе булды. Идел буе этабында Росгвардия хәрби хезмәткәрләре ветераннар белән бергә Түбән Новгород, Мордовия, Чувашия һәм Татарстанда хәрби һәм хезмәт даны урыннары буенча меңнән артык чакрым узган. Йөреш 3 майда башланган һәм бүген, 5 майда, Татарстанда тәмамланды.

Машиналар колоннасы Петров паркы янәшәсендәге Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнар мемориалы янында туктады. Монда Казан дары заводы хезмәтчәннәренә багышланган митинг узды. Акция барышында Росгвардия хәрбиләре мемориалга чәчәкләр куйды. Чарага килгән балалар сугышта һәлак булучылар истәлегенә күккә шарлар очырдылар.

Аннары автойөреш Яшел Үзән районы Нижние Вязовые бистәсендәге “Казанский обвод” һәйкәл-мемориалына юнәлде.

Фото: Елена Кривопатре

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев