Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның Изумрудное күлендә дайверлар дөнья рекорды куйды

“Мин бик ардым, әмма туңмадым”, - дип сөйләде су астында 10 сәгать булган аквалангистларның берсе.

Казанның Изумрудное күлендә бөтен Россиядән килгән аквалангистлар төркеме боз астында суда торып тору буенча дөнья рекорды куйды. Алар салкын суда ун сәгать торды. Рекорд рәсми төстә танылган дип санарга мөмкин. Аны Бөтендөнья су асты эшчәнлеге конфедерациясе вәкиле Божана Остойич теркәгән.

"Мин бик ардым, әмма туңмадым. Хәзер өстәге әйберләрне саласы һәм ял итәсе килә”, - дип сөйләде рекордчыларның берсе Алексей.

Дайверлар су астында булганда илледән артык һава баллоны сарыф иткән һәм бер нәрсә дә ашамаган диярлек.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев