Кече Кибәче авылы мәчетендә махсус хәрби операциядәге ватандашларыбыз өчен токмач кистеләр, чәк-чәк әзерләделәр.
Олы Кибәче авыл җирлегендә СВО егетләренә гуманитар ярдәм әзерләү буенча даими рәвештә хәйрия акцияләре оештырыла. Шушы көннәрдә Кече Кибәче авылы мәчетендә волонтер Гөлзифа Нуретдинова җитәкчелегендә хатын-кызлар өй токмачы кисеп, чәк-чәк әзерләделәр.Ниятләре изге: «Бу ризыклар егетләребезне салкын землянкаларында җылытсын һәм тиз арада җиңеп кайтуга көч бирсен!», диләр хатын-кызлар.


Нет комментариев