Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы уңайсыз график өчен өстәмә акча түләргә тәкъдим итә

Өстәмә акча, беренче чиратта, полицейскийлар, укытучылар һәм журналистларга түләнергә мөмкин.

Россиядә хезмәткәрләргә артык эш күләме өчен өстәмә акча түли башларга мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Хезмәт шартларын бәяләү өчен яңа параметрлар әзерләү хакында ведомствода 11 мартта узган киңәшмәдә фикер алышканнар. Аерым алганда, тискәре факторларга эштәге югары эмоциональ яки интеллектуаль киеренкелекне, шулай ук уңайсыз графикны кертергә мөмкиннәр.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, өстәмә акча, беренче чиратта, полицейскийлар, укытучылар һәм журналистларга түләнергә мөмкин.

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, әлеге инициатива белән профсоюзлар чыккан, шулай ук артык эш күләме һәм хезмәт шартларын бәяләү методикасы җентекләп тикшерүне таләп итә.
 

Фото: https://pixabay.com | Alexas_Fotos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев