Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Килдебәк авылында яшәүче Мөэминә Якупованы 90 яшьлек олы юбилее белән Россия Президенты котлады

«Бар байлыгым - алты балам, моннан да зур байлык буламы?»,- ди Килдебәк авылында яшәүче Мөэминә Якупова. 15 гыйнвар көнне 90 яшен каршылаган газиз әниләрен котларга өй тутырып ул-кызлары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары, туганнары җыйналган иде. Мөэминә апа ире Йосып белән ике ул, дүрт кыз тәрбияләп үстереп, балалары төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куялар....

«Бар байлыгым - алты балам, моннан да зур байлык буламы?»,- ди Килдебәк авылында яшәүче Мөэминә Якупова.

15 гыйнвар көнне 90 яшен каршылаган газиз әниләрен котларга өй тутырып ул-кызлары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары, туганнары җыйналган иде. Мөэминә апа ире Йосып белән ике ул, дүрт кыз тәрбияләп үстереп, балалары төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куялар. 12 оныгы, 17 оныкчыгына да кадерле әби ул.

Күпләргә үрнәк булырлык, горурланырлык тормыш юлы үткән, игелекле балалар тәрбияләгән тыл ветераны мактау-хөрмәткә бик лаек. «Бервакытта да эшнең зарарын күрмәдем, авырып торганда фельдшерга барып укол ала идем дә, эшкә йөгерә идем», - ди Мөэминә әби.

Бүгенге көндә урыны түрдән, улы Илгиз, килене Гүзәлия тәрбиясендә бәхетлеле,хәерле картлык кичерә. Аны юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев тәбрикләп, Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырды. Шулай ук социаль бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бүлекчәсе җитәкчесе Хәлим Касыймов, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин да тәбрикләп, изге теләкләр җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев