Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көндәшлек кем файдасына?

Максатыбыз – аграр экспортны ике тапкыр арттыру. Россия Президентының май указында авыл хуҗалыгы алдына шундый бурыч куела. Указда әйтелгәнчә, 2024 елга аграр экспорт күләме 45 миллиард долларга җи­тәргә тиеш. Статистика мәгъ­лүматларыннан күрен­гән­чә, ун ел элек чит илләр бездән ел саен уртача 9,6 миллиард долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алган.

Узган ел аның күләме 18 миллиард долларга җиткән.
Беренче карашка ил буенча рекордлы уңыш – 135,4 миллион тонна ашлык җыеп алган ел өчен бу күрсәткеч әллә ни күп тә түгел сыман. Әмма рекордлы саннар 2018 һәм алдагы елларда да кабатланыр дип беркем ышандыра алмый. Аеруча Россиянең кайбер төбәкләрендә корылык га­лә­мәтләре быел да үзен нык сиздергәндә.

 
Якын елларда авыл ху­җалыгындагы уңышларны, ни өчендер, Россия Хөкүмә­тенең авыл хуҗалыгы тармагына Алексей Гордеев­ның кайтуы белән бәйлисе килә. Авыл хуҗалыгы министры итеп тәгаенләнгән Дмитрий Патрушев белән берлектә алар Россия авыл хуҗалы­гында җитеш­терел­гән продукцияне чит илләр­гә сатуны арттыру юлларын эзләячәк.


Дөрес, бу – гади проблема түгел. Чит илләр белән үзара көндәшлектә яңа техника һәм технологиянең өстенлеге хәлиткеч роль уйнаячак. Безгә исә алга киткән илләрне узу түгел, куып тоту өчен дә шактый вакыт кирәк әле. Әмма озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗ­рибә туплаган, элегрәк елларда шактый нәтиҗәләргә ирешкән Алексей Гордеев аграр экспорт күләмен арттыру юлларын табар дигән өмет бар.


Икътисад белгечләре әй­түенчә дә, хәл өметсез тү­гел. Авыл хуҗалыгының кай­бер тармакларында уңыш­ла­ры­быз да бар. Һәрхәлдә, җитеш­терүнең башка тармаклары белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгында тулаем җитеш­терү күләме ел саен үсеш белән тәмамлана. Әйтик, 2016 елда ВВП, ягъни тулаем җитештерү күләме ил буенча 0,2 процентка түбән төшкән­дә, авыл хуҗалыгы тармагында 4,8 процент үсеш кү­зә­телде. Узган ел исә бу күрсәт­кеч 2,4 процент тәшкил итте. Кайбер фаразлар буенча быел авыл хуҗалыгында үсеш зуррак булырга мөмкин.


Нәрсә исәбенә? Чит ил кулланучылары безнең кай­сы төр продукцияләргә өстенлек бирергә мөмкин?


Россиядә җитеш­терел­гән ашлык турында әйтеп узган идек. Бөртеклеләр генә түгел, төрле үсемлек майлары, балык һәм кайбер башка азык-төлекне дә чит илләр яратып куллана. Сыйфаты югары булу өстенә, бәясе дә арзан, диләр.
Чит илләргә дуңгыз һәм кош ите сату күләме дә ел саен арта.


Бернинди химикатларсыз, агулы препаратлар кул­ланмыйча, табигый шарт­лар­да үстерелгән төрле фай­далы азык-төлек җитештерү  безнең өстенлегебез булып тора. Чит илләр белән алыш-биреш иткәндә моны онытырга ярамыйдыр. Әмма Себер шартларында үсте­рел­гән төрле җиләк-җимеш, башкорт балы, татар чәкчәге белән генә дөньяның азык-төлек базарында ерак китеп булмый. Моның өчен гап-гади шартларда җитеште­релгән югары җилемсәгә ия бодай, арыш, бөртеклеләр­нең башка төрләрен, ит һәм ит продуктларын, май, сөт һәм сөт продуктларын күб­рәк күләмдә тәкъдим итү кирәктер. Чит ил кулланучысы, бәясеннән бигрәк, азык-төлекнең сыйфатына өстен­лек бирә.


Белгечләр, чит ил җи­теш­терүчеләре белән көн­дәшлек алдагы елларда тагын да кискенрәк төс алырга мөмкин, дип фаразлый. Димәк, авыл хуҗалыгы җи­тештерүчесе өчен дәүләт тарафыннан тудырылган шартлар да чит илнекеннән ким булмаска тиеш. Ил буенча тулаем керемнең без­дә 1,3 проценты, ә Бело­руссиядә 30 проценты авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәл­дерелгәндә, көндәшлекнең ни сәбәпле күршеләр файдасына хәл ителүен фаразлавы кыен түгел.

Фото: https://pixabay.com | PhotoMIX-Company

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев