Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус белән вәзгыять ничек?

Район үзәк хастаханәсеннән алынган соңгы мәгълүматлар

2022 елның 3 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, ел башыннан COVID-19  белән авыручыларның 5 очрагы, шул исәптән үпкә ялкынсынуы белән 2 очрак теркәлде. Бүгенге көнгә  (узган елны да исәпкә алып) үпкә ялкынсынуы белән 35  кеше авырый, 9 кеше стационарда, 26 кеше өендә дәвалана. Вакцинаны 16679 кеше ясаткан бу прививка ясатырга тиешле халыкның 73,3 проценты, күмәк иммунитет булдыру өчен 80 процент ясату мөһим, 60тан югары булучыларның 56 проценты гына ковидка инъекция алган. 2021 елның гыйнвар аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр коронавирустан 71, үпкә ялкынсынуыннан 13 кеше вафат булган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 43 078 очрагы расланган, 36 591 кеше (шуларның 59ы — узган тәүлектә) терелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев