Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулланучы һәрвакыт хаклымы?

Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бө­тендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Халыкара кулланучылар оеш­ма­лары федерациясе әлеге көннең темасын бил­гели. Быел кулланучылар хокукларын яклау кө­не “Экологик чиста энергия һәм продукция куллануга күчү ярдәмендә кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү” девизы белән үт­кәрелә.

 

 

2022 елда районыбызда сыйфатсыз товардан, хезмәт күрсәтүдән зыян күргән 122 кеше хо­кукларын яклау органына мөрәҗәгать иткән. Га­ризаларның  күпчелеге  товарның,  аерым  ал­ганда  көнкүреш техникасының, мебельнең  сый­фаты начар булуга  мөнәсәбәтле   язылган. Кил­гән  мөрәҗәгатьләр барысы да  кулланучылар фай­дасына уңай хәл ителгән. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Сабадагы контроль-инспекция бүлеге Арча территориаль органы белгечләре бе­лән берлектә кулланучылар өчен үткәрелгән чаралар үз хокукларыңны яклау, низагны законлы нигездә хәл кылу юлларын эзләү, тормышта килеп туган конкрет хәлләрдә үзеңне дөрес итеп тоту, кулланучылар хокукларын яклау ысулларына өйрәтүне үз эченә  ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев