Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кунашир утравында яшәүче Җәмилә Карпова: Курилны беркемгә дә бирмибез

Кунаширда татарлар җанисәп буенча өченче урындагы халык.

Курил утрауларының иң зурысында - Кунаширда яшәүче милләттәшебез Җәмилә Карпова утрауларны Япониягә бирүгә катгый каршы. “Без монда яшибез, бу - безнең җир, аны беркемгә бирмибез”, - дип әйтте ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

“Әле күптән түгел генә татарлар белән очрашып сөйләштек. Көчле курку, шик сизелми, илебезгә ышанабыз. Беркем утрауларны бирмәс дигән ышаныч белән яшибез. Без инде монда “Курилны бирмибез” дип социаль челтәрләрдәге төркемнәргә лозунглар да куябыз”, - диде ул.

Аның әйтүенчә, утрауда якындагы өч елга йортлар, юллар төзелеше планлаштырылган, шуңа күрә үзгәрешләр булмас дип уйлыйлар. "Читтән килеп урнашучылар күп. Монда белгечләр килеп эшләр өчен юл ачтылар да, хәзер кинәт бу җирләрне бирерләр дип уйламыйм, - дип билгеләп узды Җәмилә Карпова.

Ул чыгышы белән Лениногорскидан күчеп килгән. “Килгән кешеләр “бераздан зуррак җиргә күченәм” дип уйлый, ләкин Курил үзенә тартып тора. Мин дә 2-3 елга гына килермен дигән идем, ун ел торам”, - диде. Аның әйтүенчә, Кунаширда татарлар саны буенча өченче урында. “Лагунка бистәсендә генә дә 800ләп татар исәпләнә”, - диде ул.

Кунаширда ун елдан артык “Туган тел” татар җәмгыяте бүлеге эшли. "Үзара татарча сөйләшәбез, татар җырлары җырлыйбыз, милли йолаларны, татар ашларын искә төшерәбез. Балалар руслашып беткән, тик без алар үзләренең тамырларын онытмасын дип тырышабыз. Татарлар балаларына татар исемнәре куша”, - ди Җәмилә Карпова.

Җәмилә Карпова мәдәният йортында “Голос острова” вокаль коллективын җитәкли. “Балалар русча сөйләшсә дә, татар җырлары да өйрәтәбез. “Бас, кызым, Әпипә”, “Туган як”, “Күбәләк”, “Бәхеттә, шатлыкта” җырларын яратып башкаралар. Көзен казлар тегеп, көянтәләр ясап, каз өмәсе йоласын сәхнәләштереп күрсәттек”, - дип белдерде.

Фото: pixabay.com/СС0

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев