Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ленинград өлкәсендә диңгез борынына татар диңгезчесе исеме бирелде

1940 елда Измаил Зәйдуллин җитәкчелегендәге «Щ-423» су асты көймәсе тарихта беренче тапкыр Төньяк диңгез юлы белән Поляр түгәрәктән Владивостокка кадәр йөзеп чыга.

Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 59º40,5' төньяк киңлектәге һәм 280000,9' көнчыгыш озынлыктагы координаталы исемсез борынга «Измаил Зәйдулин борыны» исемен бирү турындагы боерыкка кул куйды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге хәбәр итә.

«Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Россия хәрби-диңгез флоты вәкилләре, Хәрби-диңгез флоты иҗтимагый оешмалары ветераннары һәм татар иҗтимагый оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлектә татарлардан беренче су асты йөзүчесе, 1 ранг капитан Измаил Мотыйгулла улы Зәйдулин исемен мәңгеләштерүдә зур эш башкарды», диелә хәбәрдә.

1940 елның август — октябрь айларында 3 ранг капитаны Измаил Зәйдуллин җитәкчелегендәге «Щ-423» су асты көймәсе су астында йөзү тарихында беренче тапкыр Полярдан Владивостокка Төньяк диңгез юлы белән барып җитә. Бу сәяхәт бер навигация вакытында ЭОН-10 составында, ватылуларсыз башкарыла.

Бөек Ватан сугышы елларында Измаил Зәйдуллин Советлар Союзының гамәлдәге флотларында сугыша: Севастополь оборонасында, Керчь ярымутравын саклауда катнаша.

2 ранг капитаны Измаил Мотыйгулла улы Зәйдулин 1944 елның 26 августында Нарва култыгы сулыкларында һәлак була. Үлгәннән соң аңа «1ранг капитаны» исеме һәм I дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә.

Фото: tatspb.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев