Әлфия Авзалованың кызы Илһам Шакировка бәйле истәлекләре белән уртаклашты
Яңалыклар

Әлфия Авзалованың кызы Илһам Шакировка бәйле истәлекләре белән уртаклашты

Бүген Казанда Илһам Шакировны искә алу кичәсе булды.

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова мәрхүм җырчы Илһам Шакиров хакында икенче әтиебез кебек булды диде. Ул җырчы турында истәлекләрен Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә Илһам Шакировны искә алу кичәсендә сөйләде.

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова сүзләренчә, Илһам Шакиров аның өчен икенче әтисе кебек булган. "Кызым дип эндәшә иде. Шакката идем: кешедә ике әти була аламыни инде?" - диде ул.

"Театр училищесына әнигә әйтмичә генә укырга керергә бардым. Әни гастрольләргә киткән иде. Имтиханнарга барганда, ишек янында Илһам абыйны очраттым. Ул миннән: "Эй, кая барасың?" - дип сорады. Мин: "Дус кызымның имтиханнары", - дип алдадым", - дип сөйләде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Әлфия Авзалова кызы сәхнәдә имтихан тапшырганда, Илһам Шакиров кабинетка керә. "Югалып калдым", - дип искә алды Зөлфия ханым. Ләкин ул чыгышын дәвам итә, һәм ахырда театр училищесына укырга керә. "Кызык та, кызганыч та иде әлеге очрашуыбыз", - дип әйтте ул.

 

Фото: Абдулл Фархан

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев