Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәт шәһәре судында балалар бакчасында килеп чыккан низаг хәл ителде

Гаепле ханым биш мең сум штраф түләячәк.

Әлмәт судында балалар бакчасында конфликт турында эш каралды.

Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2021 елның мартында бер балалар бакчасының киенү бүлмәсендә бер ханымның баласы һәм төркемдәге башка бала арасында низаг килеп чыккан. Ханым чит баланы якасыннан эләктереп, тәрәзәгә таба алып китә. Бала авырту кичергән, курыккан.

Җәмәгать судьясы әлмәтлегә карата административ хокук бозу турында эшне тикшерде. Эшне карау барышында ханым үз гаебен таный.

Судья карары нигезендә, ханым хокук бозуда гаепле дип табылды һәм аңа дәүләт кеременә, 5000 сум күләмендә административ штраф түләү рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Карар законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин. Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

фото:  пиксобай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев