Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Луиза Хәйруллина: “Балаларымны сагынам”

Салават шәһәрендәге “Россельхозбанк” бүлекчәсеннән 23 миллион сумнан артык акчалар урлаган Луиза Хәйруллина тәүге тапкыр мәгълүмат чаралары белән аралашты.

“Вести” белән әңгәмәсендә ул өенә кайтасы килүен, һәрбер әни кебек балаларын сагынуын сөйли. Тикшерү изоляторындагы авырлыклар хакындагы сорауга ул кыска гына: “Нормально. Түзәбез”, - дип җаваплый.  

Ул үз гаебен таныган һәм суд белән хезмәттәшлек итә башлаган.  

Бүген, 1 ноябрь көнне, суд гаепләнүче Луиза Хәйруллинага карата чикләү чарасын озайтты. Ул әле булса рәшәткә артында утыра.  

Бу хакта 20.45тә “Россия-1” телеканалындагы “Вести” тапшыруында карый аласыз.

Фото: ufacitynews.ru

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев