Киләсе елда 90 км чамасы озынлыктагы юл проекты тәмамланачак.
2021 елда Татарстанда М7 автомобиль юлының Чаллы шәһәрен урап уза торган 90 км озынлыктагы өлешен төзү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» башлыгы урынбасары Сергей Автономов белдерде.
«Хәзер Чаллыны урап узу юлы проекты эшләнә. Юлны 2021 елда төзеп бетерү планлаштырылган, быел ук төзелеш башларга планлаштырабыз», — дип сөйләде спикер.
Автоюлның яңа участогы Татарстанның Мамадыш, Түбән Кама, Зәй һәм Тукай районнары аша узачак.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, М7 юлының Чаллыны урап уза торган участогы BIМ-технологияләр ярдәмендә төзеләчәк.
Фото: Султан Исхаков
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев