Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус операциядә катнашучылар түләүсез яңадан белем алу программасы буенча укый ала

Хәрби хезмәткәрләр - махсус хәрби операциядә катнашучылар түләүсез яңадан укырга яки өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин. Аларга эш бирүчеләргә субсидия түләнәчәк. Бу ярдәм чарасы шулай ук хәрби хәрәкәтләр барышында һәлак булганнарның туганнарына да кагыла. Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Гражданнар өчен укуларны Һөнәри белемне үстерү институты, Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Томск дәүләт университеты оештыра. Гаризалар «Работа России» порталында рәсмиләштерелә. Хөкүмәт мәгариф оешмалары чыгымнарын грант белән кайтарырга җыена.

Билгеләп үтелгәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алучыларга район коэффициентына, иминият кертемнәре суммасына кадәр арттырылган һәм эшкә урнаштырылган гражданнар санына тапкырланган хезмәт хакының өч минималь күләмендә субсидия түләнә. Алар беренче түләүне хезмәткәр эшкә кабул ителгәннән соң бер ай узгач, икенчесесен өч айдан, өченчесен ярты елдан алачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/arcada-kauryi-kalam-iat-berlasmasenen-berence-itakcese-ukytucy-naiya-sattarova-vafat-5870481

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев