Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруда ярдәм чаралары булдырылды

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларын «Демография» илкүләм проекты кысаларында бушлай яңадан укыту һәм эшкә алуны субсидияләргә тәкъдим ителә. Шул хактагы карар проекты иҗтимагый фикер алышуга чыгарылган. Бу хакта «Российская газета» яза.

 

«Мобилизацияләнгән гражданнарның эш урыннары саклана. Әмма кайбер очракларда мондый ветераннарга белемнәрен яңартырга яки яңа һөнәр үзләштерергә туры килергә мөмкин», - дип искәртте РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков. Әлеге үзгәрешләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга яңадан укыту һәм эшкә алуны субсидияләү программаларында катнашу хокукын бирәчәк. Аларның гаилә әгъзаларына карата да шундый карар кабул итү күздә тотыла.

Элегрәк Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрне икътисад өчен зур әһәмияткә ия предприятиеләргә җәлеп итү максатыннан эшкә алуны субсидияләү программасына төзәтмәләр керткән иде. Эшкә урнашу өчен башка төбәкләрдән күченеп килгән хезмәткәрләргә эш хакы түләү өчен оборона сәнәгате комплексы өлкәсендә эшләүче компанияләрнең чыгымнар компенсациясе бер хезмәткәргә 280 мең сумга якын тәшкил итә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maxsus-xarbi-operaciyada-katnasucylarny-eska-urnastyruda-yardam-caralary-buldyryldy-5868408

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев