Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов: Татарстан Кытайга йөк машиналары һәм вертолетлар кертергә тели

КХР базарына экспортны җайга салу теләге турында Татарстан Президенты “Татарстан – Хэйлунцзян” эшлекле форумында әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбинда “Татарстан – Хэйлунцзян” эшлекле форумында республиканың Кытайга вертолетлар, судлар, йөк автомобильләре һәм медицина кораллары җибәрү белән кызыксынуын әйтте.

“Татарстан Республикасы Кытай белән үзара мөнәсәбәтләр үсешенә зур игътибар бирә. Без үз продукциябезнең Кытай базарына кертү белән кызыксынабыз. Болар йөк машиналары, вертолетлар, судлар, медицина кораллары”, - дип яза РИА Новости республика башлыгы сүзләрен.

Хәзерге вакытта Рөстәм Миңнеханов Харбинда VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 чараларында катнаша.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев