Мәктәп каникуллары вакытында машина йөртүчеләрне аеруча игътибарлы булырга чакыралар
Яңалыклар

Мәктәп каникуллары вакытында машина йөртүчеләрне аеруча игътибарлы булырга чакыралар

Мәктәп каникуллары вакытында балалар җәмәгать урыннарында еш кына олылардан башка була.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Юлда балаларның олылардан башка булуына юл куймаска, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга – Казанның Дәүләт автоинспекциясе көзге мәктәп каникуллары алдыннан ата-аналарга һәм укучыларга шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Каникуллар 30 октябрьдә башлана.

ЮХИДИ искәртүенчә, һава шартларының начараюы, иртә караңгы төшү, кар һәм яңгыр юл-транспорт һәлакәтләре санын арттырырга мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны һәм башка олыларны балаларына юл йөрү кагыйдәләрен аңлатырга сорый.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, агымдагы елда Каанда балалар катнашуы белән 190 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 200-гә якын бәлигъ булмаган бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 

 

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев