Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мохтаҗларга ифтар җыелмалары таратуда һәркем катнаша ала

Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ: “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс”, - дигән.

  Казанда Нәзарәтнең «Зәкят» фонды тәрбиясендәге кешеләр өчен көн саен ифтар җыелмалары таратыла. Әлеге акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу ифтар җыелмалары алучыларның санын арттырырга, шулай ук ризыкны төрләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

Ифтар җыелмалары халыкның мохтаҗ катламына караган күпбалалы гаиләләр, балаларын ялгызы гына тәрбияләүче әниләргә бирелә. Алар тәмле пылау (бәрәңге боламыгы һәм кәтлит), аш, салат, компот, хөрмә җимеше һәм камыр ризыгы белән сыйлана.

Ураза тотучыларга ифтар белән ярдәм итәргә теләүчеләр әлеге җыелмалар өчен акча күчерә ала.  Акча күчерү өчен реквизитлар белән Диния Нәзарәте сайтында  танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев