Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү өлкәсе Орехово-Зуево татарлары "Иман нуры" газетасының 2нче саны чыккан

Яңа басма нәширләре ислам дине нигезләре, татар теле, татар халкының гореф-гадәтләре, каладагы татарлар тормышы белән таныштыруны максат итеп куйган.

Мәскәү өлкәсендәге Орехово-Зуево шәһәрендә "Иман нуры" дип исемләнгән газета чыга башлаган. Газетаның инде икенче - апрель саны белән дә танышырга мөмкин. Бу хакта шәһәрнең Татар-ислам мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Басма үзе рус телендә. Ул айга бер тапкыр бастырыла. "Иман нуры"нда, исеменнән үк күренгәнчә, дин һәм ислам нигезләренә басым ясала. Шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, Орехово-Зуевада яшәүче татарлар тормышы хакында мәгълүматлар табарга, яңалыклар белән танышырга мөмкин. 
 
Басманың бер бите тулысынча татар телен өйрәнүгә багышланган. Сәхифә  татарча-русча сүзлек формасында эшләнелгән. Кыска гына (2-3 җөмләле) әңгәмәләр урнаштырылган. Сәхифә үзе "Татар теле" дип атала.
Орехово-Зуево татарлары активисты Дамир Булатов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, киләчәктә газета битләрендә татар телендә вәгазьләр дә урын алачак. 
 
Хатын-кыз һәм ислам темасы да газетада киң яктыртылган. Алар өчен махсус "Мөслимә"("Мусульманка") сәхифәсе эшләнелгән. 
 
"Иман нуры"ның соңгы битендә исә татар халык милли ризыклары рецептлары урнаштырылган.
Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев