Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүгә күченгән ИндиВаның яңалыгы бар

ИндиВа иҗатына гашыйк тамашачысына куанычлы яңалык җиткерде: бу көннәрдә җырчының "Яратсаң ярат" исемле тәүге җыентыгы дөнья күргән. Эстрадада үз урынын тапкан, берәүне дә кабатламаучы ИндиВаның әлеге җыентыгын күпләр зарыгып көтеп алды.

- Тәүге җыентыгымда 4 ел дәвамында тупланган "Мизгелләр", "Яратсаң ярат инде", "Җепләре сүтелә", "Йә, әйт" кебек популяр җырлар белән бергә яңа иҗат җимешләрем дә бар. Вәгъдә иткәнемчә, Мәскәүгә күченсәм дә, иҗатны ташламыйм, җырлыйм, яңа җырлар иҗат итәм. Киләчәктә дә тамашачыны күңелле хәбәрләр белән сөендерергә язсын, - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә ИндиВа.


Исегезгә төшерәбез: быел ул Мәскәүдәге Россия театр сәнгате институтының (ГИТИС) эстрада актеры факультетына Владимир Панков сыйныфына укырга керде.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев