Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нурбәк Батулла: Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләрне балачактан салам

Бүген 1 Май мәйданындагы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә татар җәмәгатьчелеге чәчәкләр салды.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш хореографы, быелгы Муса Җәлил премиясе лауреаты Нурбәк Батулла Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләрне балачактан бирле салуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде. Бүген ул Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салу чарасында катнашты.

“Муса Җәлил кешелекле, ихлас, үзенең мәсләкләренә тугры кеше булган. Аның һәйкәленә чәчәкләрне балачактан бирле салам”, - диде Нурбәк Батулла.

Бүген 1 Май мәйданындагы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә татар җәмәгатьчелеге чәчәкләр салды.

Чарада ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрьләр һәм язучылар Рәмис Аймәт, Галимҗан Гыйльманов, Ренат Харис, Разил Вәлиев катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм ТР мәдәният министрлыгыннан вәкилләр бар иде.

Шулай ук герой-шагыйрьнең иҗатын сөюче татар галимнәре, артистлар, студентлар, “I Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесендә җиңүче укучылар чарада катнаштылар.

  • Ел саен 15 февральдә – Муса Җәлилнең туган көнендә - аның һәйкәленә чәчәкләр салалар. Шуннан соң ТР Милли музеенда Җәлил истәлегенә багышланган тантаналы чаралар уздырыла.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев