Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрәч районында трактор йөртүче фаҗигалы төстә үлгән [+фото]

21 мартта Татарстанның Питрәч районында трактор йөртүче үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Кичә көндез бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Шәле авылы артындагы басуда тракторның кюветка төшеп китүе турында хәбәр алынган. Ачыкланганча, бригада яңа югары вольтлы ЛЭПта эшләгән. Аннан...

21 мартта Татарстанның Питрәч районында трактор йөртүче үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичә көндез бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Шәле авылы артындагы басуда тракторның кюветка төшеп китүе турында хәбәр алынган. Ачыкланганча, бригада яңа югары вольтлы ЛЭПта эшләгән. Аннан соң, трактор әйләнгән һәм трактор йөртүче кабинада кысылып калган һәм ул алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Урынга Питрәч янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре, полиция һәм медиклар килгән. Коткаручылар трактордан йөртүченең гәүдәсен чыгарган.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/22/137186/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев