Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Приют балаларын мич коймагы һәм кайнар пылау белән сыйладылар

«Тургай» приютында язгы «Нәүрүз» бәйрәме узды.

Бәйрәмне оештыручы һәм төп иганәчесе -  эшмәкәр  Рифкать Шәфыйков. Рифкать Зыятдин улы биләмәгә чын мич алып килде, балалар шул мичтә кызарып пешкән коймаклар белән сыйландылар. Шунда ук зур казан урнаштырылды, анда приют кунаклары һәм балалар өчен пылау әзерләнде. Балаларның шатлыгы белән уртаклашырга социаль өлкә һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, приютның элеккеге һәм хәзерге хезмәткәрләре,  элекке җитәкчеләре килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев