Путин Россия юристларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
3 декабрь- юристлар көне
Фото: kremlin.ru
РФ Президенты Владимир Путин Россиянең юридик бергәлеге вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре – Юристлар көне белән тәбрик итте. Котлау телеграммасы Кремль сайтында урнаштырылган.
«Әлеге бәйрәм моннан 15 ел элек гражданнарның конституцион хокукларын һәм иреген яклау, законның өстенлеген саклау, Россия дәүләтчелеген ныгыту эшендә илебез юридик бергәлегенең зур казанышларын тану билгесе буларак гамәлгә куелды», - дип искәртте дәүләт башлыгы.
Президент фикеренчә, хәзер бизнес-структуралар, социаль өлкә, иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген юридик ярдәмнән башка күз алдына да китереп булмый. Россия Президенты (ул үзе дә 1975 елда Ленинград дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган) сүзенең ахырында юридик бергәлек вәкилләренә эшләрендә уңышлар теләп калды.
- Россиядә Юристлар көне 2008 елдан билгеләп үтелә. Бер версия буенча, 3 декабрь датасын түбәндәгеләрне истә тотып сайлаганнар: иске стиль буенча 1864 елның 20 ноябрендә, җомга көнне император Александра II нең Бөек реформаларыннан берсе – суд реформасының нигезенә әверелгән суд уставлары һәм башка закон чыгару актлары сериясе кабул ителгән.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-rossiya-yuristlaryn-honari-bairamnare-belan-kotlady-5879934
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев