Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре үз балалары өчен күңелле сәфәр оештырды

1 июнь көнне әлеге оешма балалары өчен Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырылды. Күңелле чара балаларны яклау көненә багышланган иде.

"Балалар саны белән без, әлбәттә, мактана алабыз! Безнең хезмәткәрләрнең балалары исемлегендә 78 бала исәпләнә. һәм бу әле олы яшьтәгеләрне исәпкә алмаганда. Ләкин аларның 78ен дә җыю мөмкин түгел әлегә. Чөнки араларында бик нәниләре дә күп.

Әлбәттә, җәйнең кояшлы  матур көнендә оештырылган экскурсия бик күңелле булды. Балалар Ябалак дуста кунакка да керделәр. Нургали Миңнеханов исемендәге Дендрология бакчасында, урманчылык һәм кыңгыраулар музейларында булып, күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Балалар әлеге эчтәлекле экскурсиядан бик канәгать калдылар. Ә улларының һәм кызларының бәхетле, канәгать йөзләре, аларның шатлыклы көлүләре - һәр ата-ана өчен иң яхшы бүләк. Һәр баланы якты киләчәк кенә көтсен, алар сәламәт һәм бәхетле, акыллы һәм талантлы булып үссеннәр. Җылы, матур җәй айлары аларга мөмкин кадәр күбрәк уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр бүләк итсен".

дип хәбәр иттеләр Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев