Райондашларыбызның банк  карталарыннан зур суммада акчаларын урлаганнар
Яңалыклар

Райондашларыбызның банк карталарыннан зур суммада акчаларын урлаганнар

Гыйнвар аенда РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге район кешеләренә ка­рата дистанцияле ысул бе­лән кылынган өч җинаятьне тер­кәде.

Түбән Шытсу авылында яшәүче Ф.ның кесә телефоны аша билгесез  кеше белән сөй­ләшкәндә,  банк  картасыннан 35000  сумга  якын күләмдә балалар пособиесен урлыйлар.

Шәмәрдәндә яшәүче И.га­ да билгесез кеше шалты­ра­тып, үзен банк хез­мәт­кәре итеп күрсәтә.  Аны мо­шенникларның законсыз  га­мәленнән йолып калырга те­ләвен  аңлата. Сөй­ләшү барышында И. банк  картасындагы бик зур  сумма – 867000   сум акчасыннан  колак  кага.

Мошенниклар шулай  ук Шә­­мәрдән  кешесе А.ның да  ыша­нычын  яулыйлар.  Нәти­җә­дә хатын-кыз 291850 сумлык  зыян күрә.

Шул  уңайдан банк хезмәт­кәр­лә­ре­нең беркайчан  да кли­ент­ларына те­лефон аша  элем­тәгә чыкмаулары, аларга сезнең кар­таның, счетларның кодлары да, парольләре дә, номерлары да кирәк түгеллеген гражданнарның ис­ләренә кабат  төшерәсе  килә. Шуңа да, әгәр сезгә шикле шалтырату була икән, сөйләшүне туктатып, картагызда күрсәтелгән номер аша банк белән үзегез элемтәгә керегез.

Диләрә Кәримова,

бүлекнең штаб начальнигы.


Нет комментариев