Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика халкына бер тәүлек эчендә өйләренә изоляциягә кайтырга кушылды

Аэропортларда очышларны чикләячәкләр, шулай ук тимер юл рейслары да кичектерелергә мөмкин.

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин республика халкын бер тәүлек эчендә өйгә изоляциягә кайтырга чакырды. Бу хакта ул брифингта хәбәр итте.

«Әгәр кемдер ниндидер сәбәпләр буенча Казаннан яки яшәгән урыныннан читкә чыккан икән, аларга өйләренә кайтырга кирәк. Вакытлы изоляция өйдә утыруны күздә тота», - диде ул.

Иртәгә бөтен төр транспорт гадәти режимда эшләячәк. 1 апрельдән кайбер чикләүләр кертелә. «Без хәрәкәтне япмыйбыз, электричкалардан файдаланырга мөмкин, ләкин сәфәрләрне мөмкин кадәр кичектерергә кирәк. Кешеләрнең бер тәүлек эчендә өйләренә кайтуы зарур», - дип искәртте министр.

Аэропортларда очышларны чикләячәкләр, шулай ук тимер юл рейслары да кичектерелергә мөмкин. «Республикадан читтә булган кешеләргә ничек тә өйгә кайтуны уйларга кирәк», - диде ведомство башлыгы.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев