Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рифат Зарипов: “Димитровградта Габделфәт Сафинны сорыйлар”

Пародия остасы, җырчы Рифат Зариповның һәр минуты алдан планлаштырылган. Районнар буйлап гастрольдә йөри ул. Аңа шалтыратканда юлдан яңа гына кайтып кергән иде.

- Гастрольдән кайтабыз да тагын китәбез. Әле менә 7 айлык улым Исламны йоклата идем. Шул вакытка туры килдегез. Хатынга аз булса да ярдәм итим дим. Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау. Гастрольләр гөрли. Күптән түгел Димитровград шәһәрендә булып кайттык. Үзебезнең мишәр апа-абыйлары, кызлары-егетләре бик җылы кабул иттеләр. Тулы заллар белән каршы алдылар. Сәхнәдән сызгырып-сызгырып озаттылар. Концертны оештыручыбыз залдагы халыктан: "Тагын кайсы җырчыны күрергә теләр идегез?" - дип сораган иде, зал белән бер тавыштан "Габделфәт Сафинны күрәсебез килә", - диделәр. Габделфәт Сафинны җибәрербез дип вәгъдә биреп киттем. Әйтегез әле хуҗагызга. Аны мишәрләр бик көтә", - диде Рифат.
Эльза ГАЗИЗОВА
http://акчарлак-газета.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев