Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия дөньяда иң акыллы илләр унлыгына кергән

Акыллы илләр рейтингында Россия алтынчы урынны били.

Vouchercloud порталы Россияне дөньяда иң акыллы илләр унлыгына керткән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Тикшерүчеләр 25 “иң акыллы дәүләт” исемлеген төзегән. Алар Нобелев лауреатлары, халыкның уртача интеллект дәрәҗәсе һәм мәктәптә укучылар өлгерешенә нигезләнеп эш иткәннәр. Рейтинг төзүчеләр бу мәгълүмат илнең интеллектуаль үткәне, хәзергесе һәм киләчәген күзаллау мөмкинлеге бирә дип аңлата.

Акыллы илләр рейтингында Россия алтынчы урынны били. Нобелев премияләре саны буенча лидерлар сигезлегенә эләккән, ә мәктәптә белем дәрәҗәсе буенча – алтынчы. Россия халыкның интеллект дәрәҗәсе буенча исемлекнең 32 урынында.

Беренче бишлеккә Япония, Швейцария, Кытай, АКШ һәм Нидерланд кергән. 

Фото: https://pixabay.com | mohamed_hassan

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев