Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Мәгариф министрлыгы туган телләрне өйрәнү һәм укыту концепциясен эшли

Документ Россия халыклары телләрен укыту буенча булган бөтен тәҗрибәне исәпкә алырга тиеш.

Россия Мәгариф министрлыгы Халыкара телләр елы кысаларында беренче тапкыр туган телләрне өйрәнү һәм укыту концепциясен эшләргә ниятли. Шул турыда ведомство башлыгы урынбасары Татьяна Синюгина сөйләгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Министр урынбасары мондый концепциянең «мәгариф системасында элек беркайчан да булмаганлыгына» игътибарны юнәлткән.

Шул ук вакытта Синюгина билгеләп үткәнчә, эш җиңел булмаячак. Документ Россия халыклары телләрен укыту буенча булган бөтен тәҗрибәне исәпкә алырга тиеш.

Парижда Халыкара туган телләр елы 28 гыйнварда старт алды. Россиядә аның рәсми ачылышы март аенда Ханты – Мансийск автоном округында узачак.

  • Россиядә төп халыкларның телләренә ярдәм итү фонды төзелгән. Татарстан вәкиле – Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов аның попечительләр советы әгъзасы.

Фото: https://pixabay.com | ukrtor

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев