Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Җиңүнең 75 еллыгына эмблема тәкъдим итте

Рәссам-каллиграф Сергей Сорочьев Россия территориясендә борынгы заманнан бирле яшәүче халыкларның уртак дошманнарга каршы берләшү идеясен үз эшендә чагылдырган.

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте мөселман хәрбиләрнең һәм тыл хезмәтчәннәренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен чагылдыра торган эмблеманы тәкъдим итте. Бу хакта Диния нәзарәтенең сайтында хәбәр ителә.

«Эмблема нигезендә «Әл-Гыймран («Гыймранның гаиләсе)» сүрәсеннән 169 аятьнең бер өлеше һәм «Иерихон башлыгы» буларак билгеле урта гасыр шлемы формасы алынган. Аятьнең тәрҗемәсе «Аллаһ юлында шәһит булганнар» дигәнне аңлата», диелә хәбәрдә.

Иерихон башлыгы — Россиядә урта гасырлар чорына караган билгеле хәрби артефактларының берсе. Риваять буенча, ул Александр Невскийныкы булган, аның тышкы дошманга каршы походларында славяннар һәм төркиләр көрәшкән.

 

Эмблеманың авторы — рәссам-каллиграф Сергей Сорочьев, ул хәзерге Россия территориясендә күптәннән яшәүче халыкларның уртак дошманнарга каршы берләшү идеясен чагылдырган.

Эмблема Җиңүнең 75 еллыгы гомумдәүләт символикасы белән визуаль рәвештә килештерелә.

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев