Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә машиналарны онлайн сатып алып булачак

Chery бренды AliExpress сайтының беренче партнеры була һәм мартта Tiggo кроссоверын сата башлыйлар.

Март азагыннан башлап Россиядә автомобильләрне онлайн сатып алып булачак. AliExpress Кытай сәүдә мәйданчыгында автомобильләр сату оештырыла. Бу турыда "Известия" сайты хәбәр итте.

AliExpress сайтының беренче партнеры Chery бренды була. 28 мартта башланачак сатуга Tiggo кроссоверы чыга.

"Озак вакыт дәвамында сатып алучыларның яңа категориягә игътибары күзәтелә. Алар арасында автомобильләр һәм мотоцикллар өчен товарлар бар", - дип әйткән Россиядә бу компаниянең гендиректоры Лю Вей.

AliExpress сатып алучыларны ташламалар һәм махсус тәкъдимнәр белән кызыктырмакчы була. 

Фото: https://pixabay.com | Toby_Parsons

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев