Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә юлларда кар белән көрәшүнең яңа ысулы тәкъдим ителде

Юллар төзелешендә электр үткәргеч цемент-бетон куллану бөкеләр һәм аварияләр санын киметергә мөмкин.

Россия галимнәре юлларда кар белән көрәшнең яңа ысулын тәкъдим иттеләр. Бу хакта RT хәбәр итә.

«Россиядә көчле кар яву шартларында машиналар йөрү өлешеннән кар тиз арада чыгарыла алмый, бу исә юллар буенча хәрәкәтне акрынайта һәм бөкеләр саны арта», — диде Росдор фәнни тикшеренү институты белгечләре — тикшеренү авторлары.

Әлеге проблеманы хәл итү сыйфатында инженерлар «җылы» юллардан файдаланырга тәкъдим иттеләр. Яңа юл өслеге нигезе буларак файдаланылырга тиешле электр үткәргеч цемент-бетон бозны һәм карны гадәттәгедән тизрәк эретә ала. Бу исә зур кар көртләре барлыкка килүгә юл куймаячак һәм трассаларда бөкеләр һәм аварияләр санын киметәчәк.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, эрегән кар һәм боз яңгыр канализациясенә агып төшсен өчен, электр үткәргеч цемент-бетонны машиналар йөрү өлеше кырыйларына урнаштыру җитә. Шул ук вакытта трассаның аеруча катлаулы урыннарында — күперләрдә, борылышларда, юлүткәргечләрдә — цемент-бетонны юлның бөтен киңлегендә салырга кирәк булачак.

"Электр үткәргечле цемент-бетон җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен куркынычсыз булачак, чөнки өске өлешен саклау катламы белән капларга тәкъдим ителә, ә юлның аскы катламнары җиргә тоташтырыла», — дип өстиләр галимнәр.

Бу тәкъдимне тормышка ашыру шактый акча таләп итә. Әмма яңа технологияләр — энергиянең альтернатив чыганаклары — бу бурычны җиңеләйтергә сәләтле.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев