Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиягә Белоруссиядән коры сөтне азрак китерә башлаганнар

Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры искәрткәнчә, Белоруссиядән Россиягә продукция китерү структурасы үзгәреш кичергән.

Белоруссиядән Россиягә коры сөт китерү күләме 2018 ел белән чагыштырганда кимегән. Россия Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов Казанда журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Әгәр саннарга күз салсак, быел Белоруссиядән коры сөт китерү күләме 2018 ел белән чагыштырганда кимүен күрәбез. Бездә продукцияне китерү структурасы берникадәр үзгәреш кичерде – коры сөт китерү күләме азайса, сыр, киресенчә, артты. Бу баланслар буенча күренә», - диде ул.

Артем Белов билгеләп үткәнчә, узган ел Белоруссиядә күп кенә предприятиеләрне ябарга карар кылганнар. Аның сүзләренчә, нәтиҗәдә коры сөт китерү күләме кимегән, ә сыр белән тәэмин итү арткан. «Ягъни импортның структурасы үзгәреш кичерде», - дип сүзен йомгаклады ул.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, якындагы ике елда Татарстанда 17 мең баш сыерга исәпләнгән 24 сөтчелек комплексын файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев