Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан урманчыларына автомобиль ачкычлары тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Ирек мәйданында урманчылык җитәкчеләренә «Lada Niva Legend» яңа автомобиль ачкычларын тапшырды. Әлеге 28 машина «Урман хуҗалыгын үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында сатып алынган.

Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

«Урман - безнең байлыгыбыз, аны саклап калырлык итеп карарга кирәк. Автомобильләрне федераль программа буенча сатып алганнар, бу транспорт чаралары урманнарны патрульләү өчен мөһим. Урманнарны саклауга бәйле барлык мәсьәләләр тиешле дәрәҗәдә үтәлә дип ышанам. Бу транспорт киләчәктә безнең урманнарны саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов урманчыларга мөрәҗәгать итеп.

Ул урман тармагы вәкилләренә республика территориясендәге эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Без урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән горурланабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан урманчылары исеменнән «Яшел Үзән урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе, урманчы Наил Абдуллин чыгыш ясады. «Сезнең ярдәм белән дә ел саен техника паркы яңартыла, бу безгә урманнарны дәүләт контроле һәм күзәтчелеге, яклау һәм яңадан торгызу эшләрен башкарырга, шулай ук урман янгыннарын булдырмаска ярдәм итә», - диде ул.

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистлар белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, федераль бюджет хисабына сатып алынган автомобильләр «урман сагын алып бару һәм гомумән урманнарны саклау өлкәсендә яхшы ярдәм була». Әлеге техника янгын шартларын мониторинглау, урманнарны патрульләү, агачларны законсыз кисүне һәм урман законнарын бозуның башка очракларны кисәтү өчен кулланылачак.

«Урманчылыкларда урман патруле техникасы паркы яңартылды. Без ел саен бу программада катнашырга тырышабыз, гаризалар бирәбез, ихтыяҗларга һәм финанслауга карап, кирәкле техниканы сатып алабыз. Ә техникага ихтыяҗ һәрвакыт бар, аның хезмәт срогы бар бит», - диде Кузюров.

Россия Федерациясенең «Урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы буенча Татарстанда яңа урман патруле техникасыннан тыш, урман культуралары техникасы (чәчкеч, тырма) да яңартыла, дип өстәде спикер.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstan-urmancylaryna-avtomobil-ackyclary-tapsyrdy-5870471

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев