Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар шикаятьләрен бүләк итеп кабул итәргә өндәде

Бүген Казанда ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар советының киңәйтелгән утырышы узды.

Эшкуарларның шикаятьләрен бизнес үсеше өчен уңай мохит тудыру проблемаларын барлау һәм чишүдә ярдәм буларак кабул итәргә кирәк, дип саный республика лидеры Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген республика Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында белдерде. 
 
"Шикаять - ул бүләк кебек. Кайчагында ул күпкә "күпертелгән" булырга мөмкин. Әмма аны ничек бар, шулай кабул итегез. Аны кире кагып булмый, без сабыр булырга тиеш", - диде Президент муниципалитет җитәкчеләренә һәм утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. 
 
Ул эшмәкәрләрнең тәнкыйть сүзләре һәрвакытта да объектив булмавын, әмма һәр мөрәҗәгатьне өйрәнү кирәклеген билгеләп үтте һәм эшкуарның максаты - акча эшләү булуын ассызыклады. 
 
Билгеле булганча, мондый чара уникенче тапкыр уздырыла. Ул Татарстанның муниципаль районнарында эшлекле активлык белән идарә итү системасына багышлана. 
 
"Бу форма бик позитив. Мин эшкуарлыкка мөнәсәбәтне үзгәртү максаты куйган идем. Без барыбыз да шул максаттан чыгып эшләргә тиеш. Билгеле, бу эш күп компонентлардан тора, ул катлаулы. Иң мөһиме без үзебез үзгәрергә тиеш. Без әлеге кешеләр белән горурланырга тиеш", - диде Президент.

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев